Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Илең турында уйласаң гомерең озын була"дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате

      1909 елның 9 январендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Ает авылында фронтовик язучы Фатыйх Кәрим туган. Шул уңайдан китапханәбездә "Илең турында уйласаң гомерең озын була"дип  исемләнгән патриотик тәрбия сәгате уздырдык. Шагыйрьнең аянычлы тормышы белән  таныштык. Бөек Ватан  сугышы  елларында  язучы алгы сызыкта Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, ике тапкыр яралана, батырлыклары өчен  орден-медальләргә лаек була. Фатыйх Кәрим  1945 елның 19 февралендә батырларча һәлак була. Китап укучылар белән  шагыйрьнең гади сугышчыларның батырлыклары, аларның Ватанны ярату хисләре, халкына булган олы мәхәббәте белән сугарылган шигырьләрен кычкырып укыдык.