Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс” исемле видеоэнциклопедия

Башта 2017 нче ел экология елы икәнен искә төшердек, хайваннар безнең саклауга, яклауга мохтаҗ икәнен сөйләштек. Җир йөзеннән юкка чыгучы хайваннар барлыгы, Кызыл китап турында сөйләштек. Дүртенче октябрь Халыкара хайваннарны саклау көне итеп 1931 нче елда Флоренциядә узган Бөтендөнья конгресста билгеләнгәнлеге турында укыдык.

Аннары “Животные  нуждаются в нашей защите” исемле электрон презентация белән таныштык.

Балалар өчен Вебландия сайтына кереп хайваннар дөньясы турында видеороликлар карадык.

Песиләрнең токымнары, аларны тәрбияләү серләре белән таныштык.