Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Тик бәхетле булсын гомерләрнең чуагы”

Максаты: Өлкәннәрне  бергә очраштырып  аралаштыру ,аларны Өлкәннәр көне белән котлау.

Башта  китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды , “Ак калфак” оешмасы нинди максатларны алда тотып эшләве турында сөйләде, өлкәннәрне ай саен бер җыелышып аралашырга чакырды, оныклар тәрбияләүдә миллилекне истә тотарга өндәп “Балаларны милли рухта тәрбияләүдә әбиләрнең роле” исемле лекция сөйләде.

Китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

Китапханәче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың сүзләре белән үзенең чыгышын тәмамлады.

Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте, җимешле кабак бәлеше ашап нәфис сүз, моңлы җырлар тыңлап  өлкәннәр рәхәтләнеп ял итте, үзләре дә бик матур итеп җырлап күрсәттеләр.

Өлкәннәр өйләренә җылы хисләр белән таралыштылар.