Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары гражданнары җыены «Авылым, авылкаем!».

      Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары халкының җыены узды. Башта китапханәче «Безнең көн геройлары”, “Сак булыгыз: алдаркараклар” исемле китап күргәзмәләренә күзәтү ясады.

      Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Рәдис Харисович 2023 елда гражданнардан җыелган  үзара салым акчасының тотылышы буенча хисап тотты. 2024 елга башкарыласы эшләрне барладык, авылдагы яшәеш буенча һәр катнашучы үзен борчыган сорауларга җаваплар алды.