Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Минем әти - иң яхшысы!" дип аталган тәрбия сәгате

    Быел 15 октябрьдә  Әтиләр көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан,  китапханәбездә "Минем әти - иң яхшысы!" дип аталган тәрбия сәгате уздырдык. "Минем әти - минем горурлык" исемле китап күргәзмәсенә куелган, балалар өчен язылган әдәби әсәрләрдән әтиләр турында хикәяләр, шигырьләрне кычкырып укып, һәрбер әтинең характерларын ачыклап, уңай һәм тискәре якларын билгеләп бардык, иң ахырдан кечкенә китап укучылар белән бергә супер әтигә нинди сыйфатлар хас икәнен ачыкладык.