Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңа ел тамашасы" Төкле аягың белән, Яңа ел!"

Сценарий буенча әзерләнгән ,төрле костюмнар кигән әкият геройлары ,шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы  бәйрәмгә килү аеруча җылы кабул ителде. Кичә төрле кызыклы уеннар белән аралашып  барды. Күпереп пешкән Яңа ел икмәгеннән залдагы һәр кеше авыз итте.Бәйрәмне Ашытбаш мәдәният йорты коллективының апаратура белән ярдәм итүе тагын да бизәде.