Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Очрашу кичәсе "Бер күрешү - үзе бер гомер"

    Ак-Чишмә мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан, "Бер очрашу - үзе бер гомер"дип исемләнгән шушы елларда Ак-Чишмә мәктәбендә укытып киткән укытучылар белән бик җылы очрашу кичәсе узды. Мәктәптә төрле елларда укыткан укытучылар мәктәп коллективының бик эчтәлекле музыкаль чыгышларын карадылар, мәктәп тарихын , һәр укытучының Ак-Чишмә мәктәбендәге эшчәнлеге турында ишеттеләр, үзләре укыткан укучыларның видеокотлаулары белән таныштылар, укытучылар үзара үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итә.