Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Очрашу кичәсе "Гомер көзләренә кергәндә"

     Ак – Чишмә авылы  китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы членнары исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде, музыкаль котлау тапшырды, китапханәгә килүче газета-журналлар белән таныштырды. Өлкәннәрнең сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

            Ак-Чишмә мәктәбе коллективы тирән эчтәлекле бик матур әдәби-музыкаль композиция белән чыгыш ясады. Кичә моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

        Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте,  өлкәннәр үзләренең яшьлек җырларын җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр.   Өлкәннәр өйләренә җылы хисләр белән таралыштылар.