Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Мин барысын да белергә телим!” исемле туган як тарихын белүчеләр турниры

Уенның максаты балаларда туган як тарихына кызыксыну тәрбияләү.

Башта безнең туган якның тарихы бик бай булуы турында сөйләштек.

Аннары уен башланды. Сайлап алу турыннан соң уенчылар үз урыннарын алдылар. Тожалиева Тахмина уенның күзәтүчесе, Файзуллина Ф.Ф. төп хөкемдары булды.

 Беренче турда уенчылар безнең як тарихы белән бәйле берәр риваятьне яздылар.

Икенче турның сораулары безнең якның истәлекле урыннары белән бәйле иде.

Өченче турда Арча районындагы музейлар турында җавап бирергә кирәк иде.

Дүртенче турда безнең як чишмәләре, аларның тарихлары турында язарга кирәк булды.

Бишенче турның сораулары табигатьне саклауга багышланды.

Һәр сорау яңгырагач язарга 20 минут вакыт бирелә, уенчылар җавапны сораулар язылган  махсус бланкларга язалар,  һәрбер дөрес җавапка бер балл бирелә. Шул тәртип буенча барлык сораулар яңгырады, җавап табылмаган  сораулар булмады.

Уен беткәч жюри гомуми нәтиҗәләр ясады. Сабирзянова Ания белән Мамотжонов Ихтияр  18 әр балл җыеп җиңүче булдылар, “ Знаток истории родного края” исемен алу өчен аларга өстәмә сорауларга җаваплар бирергә туры килде. Бирелгән сорауларга иң  күп һәм тиз җавап биреп Сабирзянова Ания абсолют җиңуче булды, “ Знаток истории родного края” медале белән, калган уенчылар мактау кәгазьләре белән буләкләнделәр.

Китапханәче уенчыларга туган як тарихын өйрәнүдә уңышлар теләде һәм аны ныграк өйрәнергә булышучы укучының мәдәни көндәлеген укучыларга өләште.