Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Патриотик сәгать "Без бит Арча яклары"

      “Без бит Арча яклары”  дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате уздырдык. Китап укучыларны  Арча районы тарихы, районның геральдикасы белән таныштырдык, Арча гимнын тыңладык, гимнының авторларын атадык. Электрон презентация ярдәмендә Арчаның, Арча районының истәлекле урыннары буйлап сәяхәт иттек. Данлыклы шәхесләребез белән таныштык. «Арча ягы – данлы төбәк” исемле китап күргәзмәсе эшләде.