Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Әкияттә хикмәт бар” исемле әкият иленә сәяхәт сәгате

    Балалар язучысы Абдулла Алишка 15 сентябрь көнне  115 яшь тулу уңаеннан,  китапханәбездә “Әкияттә хикмәт бар” исемле әкият иленә сәяхәт сәгате узды. Китапханәче Абдулла Алишның тормыш юлын, Бөек Ватан сугышында җәлилчеләр белән бергә җәзалап үтерелүен сөйләп үтте, аның балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды,  Абдулла Алиш исемендәге премия булдырылуын да әйтеп үтте.  Китап укучылар Абдулла Алишның әкиятләрен үзләре  кычкырып укыдылар, китапханәче кайсы  әкияттә нинди хикмәт яшерелүен , бу әкият балаларны нәрсәгә өйрәтүен сорашты.