Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәгълумати-белешмә сәгать "Онытырга хакыбыз юк!"

    Информацион-белешмә сәгать  “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды, укытучы Сабирзянова Х.Ф. террорчылар бөтен дөнья  халыклары арасында дуслыкны таркату , кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә  тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты. Ул үзенең чыгышында 2004 елда  Бесланда булган вакыйгаларны җентекләп сөйләде.

    Китапханәче “Беслан – трагедия на века” исемле электрон презентация белән таныштырды, һәлак булучыларны искә алу максатында бер минутлык тынлык игълан ителде.

    Укытучы Гарифуллина Ф.Р. балаларга үз-үзеңне җәмәгать урыннарында тоту, шикле предметларга , шикле кешеләргә тап булганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген ныклап аңлатты. Газетадагы мәкаләләр белән таныштырды.

Балалар сорауларга җавап бирделәр.

-         Сез ничек уйлыйсыз,террорчыларның максаты нәрсә ?

Җаваплар төрлечә булды:

- Төрле илләрдә халык  арасында курку хисе тарату.

- Дәүләт һәм аерым шәхесләр милкенә зыян салу.

- Кешеләрне курку халәтендә тоту һәм күпләп юк итү.

- Илләр, халыклар арасында тыгыз дуслык элемтәләре булдыруга каршы килү.

       Укытучы кабат сорау бирде:

-Нинди саклык чаралары күреп була?

Түбәндәге җаваплар яңгырады :

1)таныш булмаган яки киенүе,сөйләме,үз-үзен тотышы сәер булган кешеләр белән сак булу,

2)йөргән урыннарда иясез пакетлар, төргәкләр табылса , бу турыда полициягә хәбәр итәргә,

3)үз халкыбызның тарихи һәйкәлләрен,йолаларын,гореф-гадәтләрен әйбәтләп өйрәнергә  һәм шулардан читкә тайпылмаска.

      Информацион-белешмә сәгатьтә катнашучылар һәр чыгышны зур кызыксыну белән тыңлады, сорауларга актив җавап бирде .