Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Зооботаник викторина «Кызыл китап»ка яшел юл».

Китапханәче балаларны Арча районының Кызыл китабы, балалар өчен басылган “Насекомые” энциклопедиясе,”Салават күпере” журналының август 2017 нче ел номерында басылган Татарстанның Кызыл китабына кертелгән бөҗәкләре белән кабат таныштырды.

Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Аларга”Әйе яки юк”, “Дөрес җавапны тап!”, “Бу бөҗәк...мультфильмыннан”,

“Без аларны таныйбыз”, “Белдерүдәге бөҗәкне таны” уеннарында актив катнаштылар.