Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кечкенәләр өчен “Салават күпере” безнең белән”дип исемләнгән әңгәмә

Максаты: Балаларны « Салават күпере » журналы белән якыннан таныштыру, журналның популярлыгын арттыру.

Башта журналның тарихы белән таныштык.

Аннары  журналлардагы сәхифәләр, балаларның язмалары һәм рәсемнәре, әкиятләр   белән таныштык.

Балалар үзләре “Күчтәнәч” телетапшыруын алып баручы Дәү әти белән Дәү әни янына кунакка бардылар.

« Салават күпере » журналындагы кызыклы уеннарны бергәләп уйнадык.

Журнал укучыларда кызыксыну уятты, катнашкан һәр укучы “Салават күпере” журналын уку өчен китапханәдән  яздырып алды.