Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Ялкын”лы аквагрим” дип исемләнгән мастер-класс

Максаты:Балаларны «Ялкын» журналы белән якыннан таныштыру, журналның популярлыгын арттыру.

Башта журналның тарихын тыңладык .

“Ялкын”ның  журнал буларак эшли башлавына сәбәпче булган патриот шагыйребез  Муса Җәлилгә багышланган “Ялкын” журналының 2006 нче елның икенче номеры, 2012 нче елның икенче саны  белән таныштык.

Аннары “Ялкын” журналларындагы балаларның аквагрим куллануы турындагы язмалар  белән таныштык.

Интернетка кереп аквагрим куллану серләре белән таныштык.

Балалар үзләре баллы  акварель буяулар кулланып бер-берсенә төрле әкият геройларына охшатып грим төшерделәр.

Журнал укучыларда кызыксыну уятты, катнашкан һәр укучы “Ялкын” журналын уку өчен китапханәдән  яздырып алды.