Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Көмеш кыңгырау” лы балачак күңелләрдә мәңге калачак” исемле мәгълумати-белешмә сәгать

Балалары  белән  “Көмеш кыңгырау” газетасының 21 еллык тарихы булуын, аның Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен бердәнбер газета икәнен билгеләп үттек. Барыбыз бергәләп яраткан газетабыз битләре буенча “сәяхәт” оештырдык.  “Бу кызык” рубрикасында “Сәхипҗан абыйның Һиндстанда күргәннәре” балалар өчен бик кызыклы булды. Аларның үзләренең дә филләргә утырып йөрисе килде.

 Балалар газетадагы сәхифәләрне атадылар. Иң күп сәхифә атаучы Муллаянов Руслан булды, газетаны китапханәдән алып иң күп укучы да ул булып чыкты. Валиева Айзилә “Күңелемдә шигырь туды” бүлегендәге балалар  иҗат иткән шигырьләрне бик яратып укуын белдерде, безгә дә газета битләрендәге шигырьләрне укыды. Габделхәев Алмаз  әкиятләрне бик яратып укый икән. Семенов Данила ландшафт дизайны турындагы язмалар белән кызыксына .

 ”Әдәби сәхифәләр”,  “Ачык ишек”, “Юаныч”, “Яраттыра беләләр”, ” Беренче тәҗрибәләр” һәм “Кызыл юлдан” сәхифәләре белән бергәләп таныштык, балаларга “Файдалы киңәшләр”рубрикасы да бик ошады.

Балалар 2014 нче елда газета битләрендә басылган  кәрәзле кроссвордларны бик яратып чишүләрен белдерделәр. Шул елның тупламасыннан чишелмәгәннәрен эзләп табып бергәләп чиштек. Бу рубриканың яңаруын теләделәр.

Балаларга үзләре ясаган рәсемнәрне, иҗат иткән шигырьләрен  яраткан газетабызга җибәрергә тәкъдим иттем.