Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Тарихың бай, Туган төбәгем!” дип аталган әдәби мәйдан

 Авыл уртасына халык җыелу белән  “Тарихың бай, Туган төбәгем!” дип аталган әдәби мәйдан гөрләде.

 Китапханәче Ак-Чишмә һәм Хотня авылы тарихы яңалыклары, шул турыдагы яңа басмалар белән таныштырды.

Әдәби мәйданга авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлне ачу тантанасы кушылып  китте.

Кызыл тасманы кисүгә һәр кеше һәйкәлгә чәчәк салырга ашыкты. Тантанада авылыбыз үсешенә зур өлеш керткән Шафигуллин Лотфулла Нурислам улына, яраткан шагыйребез Рөстәм Зәкуанга,  авылдашыбыз Мөхәммәт Мәхмүт улына “Алтын йөрәкле кеше” дигән мактаулы исем бирелде.

 Яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә коръән укылды.

Рөстәм Зәкуан иҗат иткән “Ак-Чишмә” җыры бөтен авыл өстенә таралды.

Авылдашлар үзләренең рәхмәт хисләрен белдерделәр,  изге теләкләр теләделәр.

Бу тантана тәмамлануга җырчы Нияз Заляловның дәртле җырлары авылыбызга тагын да бәйрәм рухы өстәде.

Авылдашлар һәм кайткан кунаклар табын янында коймак бәйрәмендә рәхәтләнеп аралашты.