Балалар өчен Ак-Чишмә авылының Кафия чишмәсе янында “Челтер-челтер ага көмеш су” исемле тәрбия сәгате
Максаты: Балаларны туган як чишмәләре,аларның тарихы белән таныштыру, сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Башта күргәзмә материалда булган мәгълүмат белән таныштык. Чишмәне кабат тергезүчеләр, Кафия апа турында балалар бик кызыксынып тыңладылар.
Аннары Ак-Чишмә авылы тарихында шушы чишмә турынданы язмалар белән таныштык.
Чишмәнең үзе белән якыннан танышу өчен Кафия чишмәсе янына бардык. Балалар үзләре чишмә тарихын, аны тергезүчеләр турында, сулыкларны карап-саклау хакында сөйләделәр. Барыбыз бергә чишмә янын тәртипкә китердек.