Музыкаль кунакханә “Хуш, җәй, саумы,мәктәп!”
Максаты : Балаларны белем бәйрәме белән котлау, җәй көнендә иң күп китап укучы балаларны билгеләү .
Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. балаларны, әти- әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, балаларга бүләкләр тапшырды.
Китапханәче җәй башында “ Җәй айларында иң күп китап укучы , чараларда иң актив катнашучы“ конкурслары игълан иткән иде, шуңа йомгак ясады.
Бу конкурсның җиңүчесе укучылар арасында – Манаков Денис булды. Ул бу чорда 87 китап укыган , шулай барлык чараларда иң актив катнашучы булды . Манаков Артем икенче, Мамотжонов Ихтияр өченче булды.
Конкурсларда җиңүчеләргә мактау кәгазьләре, актив китапукучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Укучылар әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.