Балалар өчен “ Терроризм кешелеккә яный” дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать
Информацион-белешмә сәгать “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды.
Аннары укытучы Гарифуллина Ф.Р. террорчылар бөтен дөнья халыклары арасында дуслыкны таркату , кешеләрне бертуктаусыз курку хәлендә тоту, аерым дәүләтләрнең яки кешеләрнең материаль байлыгына зыян салу максатында шулай эшләвен бик яхшылап аңлатты. Ул үзенең чыгышында Бесланда , Мәскәү метросында, Париж аэропортында булган вакыйгаларны да искә алды.
Китапханәче балаларга үз-үзеңне җәмәгать урыннарында тоту, шикле предметларга , шикле кешеләргә тап булганда нәрсәләр эшләргә кирәклеген ныклап аңлатты. Газетадагы мәкаләләр белән таныштырды.
Балалар сорауларга җавап бирделәр.