Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Брейн-ринг “Тарихың бай, туган төбәгем!”

   Китапханәче “Тарихың бай, туган төбәгем!” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, кыскача авыллар тарихы белән таныштырды, китапханәдә төбәк тарихына кагылышлы материаллар белән таныштырды, шул мәгълуматны  алу өчен мөрәҗәгать итәргә булуын аңлатты. Китапханәче сүзен татар мәгърифәтчесе якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани сүзләре белән дәвам итте: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!”, без дә тарихыбызны белик, үзебездән соң киләсе буыннарга тапшырыйк!” дип яшьләрне төбәгебез тарихы буенча брен-рингта катнашырга чакырды. Башта китап укучылар жирәбә буенча яшел яки кызыл  өстәл артына утырачакларын билгеләделәр. Ике команда өчен дә бер үк сорау яңгырады, кайсы команда беренче җавап бирә, аңа бер очко языла. Уен өч турдан торды, һәр тур командаларның берсе  биш очко җыйганчы дәвам итте, командалар җавап бирә алмаган сораулар кала барды, аларга ахырдан барыбыз бергәләп җаваплар таптык. Сорауларның беренче туры Хотня, икенчесе Ак-Чишмә авылы тарихлары , өченчесе безнең якның күренекле кешеләре белән бәйле иде. Командалар арасында җиңүчеләрне аерып алу кыенрак булды, яшел өстәл артына “Тарихың бай, туган төбәгем!” исемле туган як тарихын өйрәнүчеләр клубына йөричеләр кергән иде, ә кызыл өстәл артына кунакка кайткан китап укучылар керде. Уен тәмамлангач, барыбыз бергә “Туган ягым тарих тәрәзәсендә исемле видеоролик белән таныштык.