Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Экология сәгате “Табигать безнең яклауга мохтаҗ”,

       Экологик-санитар икеайлык кысаларында һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көненә багышлап игълан ителгән кече мәктәп яшендәге китап укучылар арасында кулланылган батарейкалар җыю айлыгы тәмамланды. Шушы айлыкта китап укучылар кулланылыштан чыккан батарейкаларның әйләнә-тирәгә зыяны, бу начар тәэсирне киметү өчен нәрсәләр  эшләргә, батарейкаларны кабат эшкәртү турында күп мәгълүмат алдылар.  Бүген  “Табигать безнең яклауга мохтаҗ” дип исемләнгән экологик сәгать уздырдык. Китап укучылар белән табигать  турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә  кирәклеге турында сөйләштек. Укытучы Гарифуллина Ф.Р. «Урман – уртак йортыбыз»,  «Серле урман» исемле балалар иҗат иткән шигырьләрне кычкырып укыды. Китапханәче  батарейка җыю акциясенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Барысы 509 батарейка җыелган. Галиахметов Ислам  - 130, Гаптелхәев Адил - 96, Галимзянов Раяз – 92, Габделхәева Алина  83 кулланылган батарейка җыеп тапшырган, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.