Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Тәрбия сәгате " Гаилә тату булса, тормыш матур була"

   Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәбездә “Гаилә тату булса, тормыш матур була” дип исемләнгән тәрбия сәгате узды. Китапханәче “Гаилә – илебезнең бер күзәнәге” исемле лекция укыды. Чарада катнашучылар үз күзаллаулары буенча тату гаилә моделен төзеп карадылар. Китапханәче ярдәмче сораулар бирде, китап укучылар җавапларны дөрес итеп урнаштырдылар, аннары  һәрбер гаилә моделе белән таныштык, иң тулы җаваплар белән иң уңышлы модель дип Манаковның эше билгеләнде. Ризаэтдин Фәхретдиннең гаилә турындагы нәсыйхатьләре, Ак-Чишмә авылында 69 ел бергә гомер итүче Гариповлар гаиләсенең бәхетле гаилә серләре белән таныштык. “Нәрсә ул гаилә һәм аның Исламда роле” исемле аудио язма тыңладык, Фәнис Яруллинның “Нурсөя” исемле поэмасын кычкырып укыдык. “Кош - канаты, гаилә татулыгы белән көчле “ дип аталган китап күргәзмәсе эшләде.