Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Авыл – мәдәни мирас сандыгы” бәйгесенә йомгак

2022 ел –Россиядә Халык сәнгате һәм  мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган  “Авыл – мәдәни мирас сандыгы” бәйгесенә йомгак ясалды. Ак-Чишмә авылы китапханәсе “Без саклыйсы хәзинә” исемле альбом эшләде, авылыбыздагы тарихи биналар кабат барланды, онытылып барган йолалар, татар халык ашлары кабат искә төшерелде, авылыбызның һөнәрчеләре янында булырга туры килде, бик күп әдәби әсәрләр укылды. Бәйге җиңүчеләре арасында үзебезне күрү бик күңелле булды. Бәйгене оештыручыларга, һәр номинация буенча бик тырышып эзерләнгән хезмәттәшләребезгә бик зур рәхмәт.