Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Кычкырып укулар “Кечкенә Апуш Кырлайда”

11 мартта  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның  һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче талантлы язучы Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел булды. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.  Әхмәт Фәйзи Тукайның тормышын, иҗатын тирәнтен өйрәнеп “Тукай романын язуы, шуның өчен язучылардан беренче буларак,  зур Дәүләт бүләгенә ия булуы, композитор Фәрит Яруллин белән Әхмәт Фәйзи “Шүрәле” балетын иҗат итүләре, Фәрит Яруллин да шундый ук Дәүләт бүләгенә ия  булуы хакында сөйләде, рәссам В.Федоровның “Габдулланың Өчиледән Кырлайга китүе” һәм рәссам Ф.Әминевның “Кырлай авылы” исемле рәсемнәре белән таныштырды. Укытучы  Сабирзянова Х.Ф. Әхмәт Фәйзи иҗат иткән драматик һәм музыкаль әсәрләр турында, язучының үзе теләп Бөек Ватан сугышына китүе хакында сөйләде. Укытучы Гарифуллина Ф.Р. “Кечкенә Апуш” китабыннан ”Кырлай” дип аталган икенче өлешнең 1-10 бүлекләрен кычкырып укыды. Китап укучылар”Сәгъди абый Габдулланы нәрсә белән сыйлады?”, “Нигә Габдулланы кире өстәл янына утырттылар?”,Кырлай малайлары белән беренче очрашу ничек булды?” дигән сорауларга җавап бирделәр.