Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

«Яшелчә уңышын бүгеннән кайгыртыйк!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү

     «Яшелчә уңышын бүгеннән кайгыртыйк!” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырдык. Бигрәк тә укытучы Х.Ф. Сабирзянованың   кече яшьтәге китап укучылар өчен яшелчәләрнең безнең тормышта әһәмияте турында сөйләве бик урынлы булды. Ул безнең илебездә кайчан яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаулары хакында әйтте, яшелчәләрне хуҗалык бакчаларында үстерү гаилә бюджетына зур файда китерүе турында сөйләде. Китапханәче  утырту өчен сортлар сайлау һәм  орлыкларны чәчү өчен әзерләү буенча бик күп мәгълумат җиткерде. Укытучы  Ф. Р. Гарифуллина яшелчә үсентеләрен алу максатында  орлык чәчү  өчен туфрак әзерләү турында сөйләде, чәчү тирәнлеген дөрес билгеләү зарурлыгын аңлатты, томат  орлыгы  чәчү буенча осталык дәресе уздырды,  аның үсентеләрне күчерү буенча  файдалы киңәшләрен  тыңлау бик кызыклы булды. Ахырдан китап укучылар сорауларга җаваплар бирделәр.