Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Йолдызлы басу буйлап” кычкырып укулар

    Китапханәче чарага килгән китап укучыларны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара “Шәфкатьлелек дөньясы” оешмасының алтын медале иясе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһимов Илфак Мирза улы (Мөхәммәт Мирза) ның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Мөхәммәт Мирзаның ”Берүземә бер диңгез” исемле китабына кертелгән “Йолдызлы басу” исемле поэмасын кычкырып укыдык. Китап укучылар шагыйрьнең туган якка, әнисенә булган мәхәббәтенә таң калдылар. “Казан утлары” журналының беренче санында басылган Мөхәммәт Мирза робагыйларын кычкырып укыдык, һәрберсенең мәгънәсенә төшенергә тырыштык. “Идел йорт шагыйре” исемле китап күргәзмәсе эшләде.