Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Әдәби-музыкаль кичә "Гаиләм - җылы учагым"

     Максаты: балаларның сәхнәдән әти-әниләрен котлап, аларга матур ял кичәсе оештырулары белән горурлануын булдыру, ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту.

     Башта китапханәче "Гаилә учагы сакчысы - хатын-кыз", "Педагог не звание, педагог - призвание" дигән китап күргәзмәләре белән таныштырды. Язның тәүге бәйрәме белән котлады, конкурсларга йомгаклар ясап, җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

        Бәйрәмгә кече мәктәп яшендәге китап укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары килде. Балалар әти-әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар , дәртле биюләр биеделәр. Әниләр дә үзләренең җитезлекләрен –уңганлыкларын күрсәттеләр, кушылган биремнәрне сүзсез, бары хәрәкәтләр белән генә аңлатып бирә белделәр.

        Әти-әниләргә балалар үз куллары белән хәзерләнгән бүләкләр тапшырдылар.