Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Фольклор уен "Энҗе чәчтем, энҗе җыям!"

    “Энҗе чәчтем, энҗе җыям!” фольклор кичәсенең башында  китапханәче кичәгә килүче китап укучыларны  Халыкара Туган тел көне белән котлады, бу бәйрәм кайчаннан һәм нинди максатларда билгеләп үтүен сөйләде,  “Энҗе чәчтем, энҗе җыям” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Телебезне ромашка чәчәге белән чагыштырды, һәрбер таҗ урынында булганда гына чәчәк матур булган кебек, туган телебез сөйләм культурасы булганда, һәрберебез аны кулланганда гына, халкыбызның авыз иҗаты шул сөйләмдә киң урын алганда, милли йолаларыбыз, гореф- гадәтләребез, милли киемнәребез, милли ризыкларыбыз безнең тормышта тиешле урынын югалтмаганда гына, без үз телебез белән горурланганда гына туган телебез юкка чыгучы телләр исемлегенә кермәслеген билгеләп үтте.   Укытучы Гарифуллина Ф.Р. онытылып килүче “Почта” исемле балалар фольклоры уенын уйнау тәртибе белән таныштырды. Уенчылар почтальонга хатны нинди шәһәргә җибәрергә кирәклеген әйттеләр, шул шәһәрдән үзләренә нәрсәләр соратканнарын атадылар. Шулай итеп, уенчылар һәрбер хәрефкә башланган шәһәр, предмет исемнәрен барлап, бер-берләренең зиһеннәрен сынаштылар. "Энҗе чәчтем, энҗе җыям!" исемле китап күргәзмәсе эшләде.