Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Брейн-ринг “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел!”

       Китапханәче чарада катнашучы китап укучыларны Халыкара Туган тел көне белән котлады,  “Энҗе чәчтем, энҗе җыям” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Китап укучыларны телебезне кадерләп сакларга, һәрбер эштә миллилекне сакларга өндәде, дөньяда ай саен бер тел юкка чыгу турында ачынып сөйләде. Күргәзмәгә куелган табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр, халык җырлары, балалар уен фольклоры турындагы китапларны ешрак укырга чакырды. Укытучы Сабирзянова Х.Ф. сәнгатьле итеп Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен сөйләде. Аннары ”Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел! дип аталган брейн-ринг уены уйнадык. Бер команда яшел, икенчесе кызыл өстәл артына утырды, шундый төстәге галстуклар тактылар. Компьютерда татар халык мәкаленең бер өлеше язылган, дәвамын командалар әйтә, кайсы команда беренче булып дөрес җавапны атады, очко шул командага бирелде. Ике команда да үз вариантын әйткәч, компьютерда дөрес җавап чыкты. Жюри барысын да дөрес итеп язып барды. Уенчылар бик кызыксынып уйнадылар, мәкальләрнең дәвамын дөрес итеп атарга тырыштылар. Кичәбез Габдулла Тукай сүзләренә язылган  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.