Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Очрашу- кичә “Энҗе бөртекләре кебек кадерлебез, горурлыгыбыз да Сез безнең”

      Ак-Чишмә авылы китапханәсендә "Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында "Энҗе бөртекләре кебек кадерлебез, горурлыгыбыз да Сез безнең" исемле очрашу-кичә узды. Очрашуга хезмәт ветераны, әйдәп баручы укытучы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Арча районының шәрәфле шәхесе, Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе, 2016 елда" Ел хатын-кызы" республикакүләм конкурсы җиңүчесе Рая Ахун кызы Фатхуллина чакырылган иде. Педагог һәм остаз елы кысаларында авылдашыбыз Рая Ахун кызының хезмәт юлы, ирешкән уңышлары, киләчәккә планнары белән таныштык. "Укытучы һәм остазларының остазы" исемле электрон презентация карадык. Авылдашлар Рая Ахун кызы белән чын күңелдән җылы итеп аралаштылар, очрашу беткәч тә тиз генә таралырга ашыкмадылар. "Остазлар остазы", "Педагог — не звание, педагог — призвание" исемле китап күргәзмәләре эшләде.