Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Россия көне уңаеннан балалар өчен “Россия – минем Ватаным” дип аталган информацион- белешмә сәгать

Башта “Россия необъятная моя “ дип аталган электрон презентация карадык. Балалар илебезнең символикасы, президенты,  физик картасы, аны юучы диңгезләр, иң биек һәм тәбәнәк, төньяк, көньяк, көнбатыш, көнчыгыш  нокталары,  иң зур елгасы һәм күле, иң зур шәһәре белән таныштылар.

Аннары ”Угадай пейзаж своего края” исемле уен уйнадык. Балалар Россиянең иң матур урыннары төшкән фотосурәтләр арасыннан безнең төбәкне чагылдырганнарын аерып алдылар.

Соңыннан “Нинди матур син, Рәсәй!” исемле рәсем конкурсы уздырдык.