Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен брейн-ринг «Саклап калыйк җирне мәңгегә”

Максаты: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, экологик үзаң үстерү, төрле очракларда дөрес карар кабул итү.

Башта табигатьнең бүгенге көнгә бик нык пычрануы турында сөйләштек.

Аннары уен башланды. Уенчылар 2 командага аерылдылар.

Беренче раундта уенчылар исем һәм команданың капитанын сайладылар.

Икенче раундта сораулар урман белән бәйле иде.

Өченче раундта хайваннар дөньясы белән бәйле сораулар яңгырады.

Дүртенче турда кошлар турындагы сорауларга җавап бирдек.

Бишенче раундның сораулары табигатьне саклауга багышланды.

Сорау яңгырагач уйларга 20 секунд вакыт бирелә, уенчылар җавапны белсә, кул күтәреп җавап бирә, дөрес җавапка бер фишка бирелә. Шул тәртип буенча барлык сораулар яңгырады, җавап табылмаган 2 сорауга ахырдан бергәләп җавап таптык. “Яшь натуралист” 32 балл җыеп җиңүче булды, “ Яшел патруль” 22 очко җыеп икенче урынны алды.”Яшь эрудит” исемен Муллаянов Руслан яулады. Катнашучылар раскраска белән бүләкләнде.