Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Ничек тизрәк үсәсе?” исемле әдәби кичә

     16 нчы январь көнне балалар әдәбиятында иң актив эшләгән әдип Хакимҗан Халиковның тууына  90 ел тулды. Кече мәктәп яшендәге китап укучылар өчен “Ничек тизрәк үсәсе?” исемле әдәби кичә уздырдык. Китапханәче китап укучыларны Хакимҗан Халиковның тормыш һәм хезмәт юлы, иҗаты, дәүләт бүләкләре белән таныштырды. Учытучы Гарифуллина Фәния Хакимҗан Халиковның шигырьләрен, әкиятләрен кычкырып укыды, Хакимҗан Халиков сүзләренә балалар өчен язылган җырлар белән таныштык, ике команда узышка Хакимҗан Халиковның башваткычлы табышмакларына җаваплар эзләде.