Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

"Яңа елга яңа юл" музыкаль тамаша

    Максаты: Авыл халкын ял иттерү, яңа ел тамашасы белән сөендерү.

    Кичәбез Рөстәм Зәкуан сүзләренә язылган “Ак-Чишмә” җыры белән башланып китте. Галимҗан Гыйльманов сүзләренә иҗат ителгән “Ак-Чишмә” җыры белән дәвам итте. Музыкаль табышмак җиңүчеләре лаеклы бүләкләрен алды.  Китапханәче чарага килгән китап укучыларны якынлашып килүче яңа ел белән котлады, узган елга йомгак ясады. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның гаиләләренә изге теләкләрен җиткерде, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән авылдашыбызның әнисен чын күңелдән котлады, аларга багышлап җыр яңгырады. Бәйрәмебезгә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде. Кыш бабай махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның балаларына яңа ел күчтәнәчләре өләште. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте.

Кичә матур шигырьләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребезнең баянга кушылып моңлы итеп җырлавы тамашабызны тагын да ямьләндерде.

Тамаша ахырында лоторея билетлары уйнатылды, авыл халкы барысы бергә рәхәтләнеп биеде.