Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Казан утлары” журналына 95 яшь тулуга “Мәдәни байлыгыбыз, милли горурлыгыбыз, рухи таянычыбыз” исемле телдән журнал

        Күргәзмәгә “Казан утлары” журналының төрле номерлары куелган иде  .

        Китапрукучылар журналның 1135 нче Юбилейлы номеры белән таныштылар.

        Китапханәче “Журналның 95 еллык тарихы” сәхифәсендә шушы номерда урнашкан журналның тарихы, 1927-32елларда”Яңалиф”, 1933-65 елларда “Совет әдәбияты”, 1965нче елдан башлап “Казан утлары” исеме астында чыгуы, шул чорлардагы җаваплы редакторлары,төрле еллардагы редколлегия составы, ул журналлардагы язмалар белән таныштырды.

        Китапханәче ”Баш мөхәррир сүзе” рубрикасында Илфак Ибрагимов язмасы белән таныштырды.

        Салихзянова Гөлия “Шигърият” бүлегендә Ркаил Зәйдулланың”Очкын бар каләм очында”циклыннан шигырьләр укыды.

        Салихзянов Илшат “Чәчмә әсәрләр” сәхифәсендә Вакыйф Нуриевның “Мәһдиев һәм ...” исемле бәян-хатирә белән таныштырды.

        “Сер саклаучы фотолар” рубрикасында Гарифуллина Фәния журналның Габдулла Тукайга багышланган язмасы, бер фотосурәт тарихы белән, 1912 нче елның декабрендә Тукайның Өчиледә яшәве турындагы  җиңгәсе Рабига Әмированың хатирәләре белән  таныштырды.

      Сабирзянова Фәния белән Гарифуллина Фәния “Безне котлыйлар” сәхифәсендә “Казан утлары” журналының Юбилее уңаеннан басылган котлаулар белән таныштырды.

      “Иҗтимагый- мәдәни тормышыбыздан” рубрикасындагы яңалыкларны Тухватуллина Алия укыды.

       Соңыннан китапукучылар“Казан утлары” журналын укырга яздырып алдылар.