Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Авыл хуҗалыгының алгарышы заманча техника белән” Киң катлау укучылар өчен түгәрәк өстәл

     Максаты : Авыл халкын заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштыру , аларның авыл хуҗалыгы техникасына кызыксынуын арттыру , җиргә мәхәббәт тәрбияләү.

    Башта катнашучылар “Современное сельское хозяйство – залог богатого урожая” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.

    Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшче көчләрнең аз булуын истә тотып , аз чыгымнар тотып күп продукт җитештерүне күздә тотып эшләнгән заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәркемдә зур кызыксыну уятты . “Аграрная тема” дип аталган мәглумати-аналитик журналда-№6 (83) 2016, ”Агротренд” белешмә-аналитик газетасының №1 ( 52) 2017,”Высокотехнологическое производство сельхозкультур”журналында урын алган MacDon маркалы яңа буын косилкалары , чәчү агрегатлары , куәтле компьютер ярдәмендә идарә ителүче 51 метр киңлектә эш башкарырга сәләтле тракторлар , “Ягуар “маркалы азык комбайннары ,8 сәгать эчендә 675,84 тонна ашлык сугарга сәләтле булган Lexion маркалы ашлык комбайннары ,яңа төр прессподборщиклар, куәтле чәчү комплекслары  турында катнашучылар механизатор Ганиев Фәнис белән җанлы әңгәмә алып барды.