“Хезмәте барның хөрмәте бар” исемле 1- 4 класс укучылары өчен тәрбия сәгате
Максаты : Балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, аларны иң гади хезмәт процесслары белән таныштыру, чыршы үстерү серләрен аңлату, бергәләп шул эшләрне башкару.
Башта балаларны “Эше барның-ашы бар”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдым .
Балаларга хезмәт белән шөгыльләнүнең тормышчанлык тәрбияләүгә ярдәм итүен аңлаттык, кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алган баланың мөстәкыйль , оешкан, актив , пөхтә һәм эшсөючән булуын билгеләп үттек.
2017 нче елның экология елы икәнен истә тотып, “Салават күпере”журналының бишенче номерында игълан ителгән “Мин урман утыртам”акциясенә кушылып, чыршы орлыкларын чәчтек.