Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен “Туган җирем, гүзәл табигатем мине иң чын кеше итәчәк”дип аталган туган якка “сәяхәт”сәгате

      Максаты: Тирә-юнь мөхитне саклауның әһәмиятен аңлату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, җирле атамаларны һәм тарихи урыннарны барлау.

      Башта  Ак-Чишмә башлангыч мәктәбенең спорт мәйданчыгы янында урнашкан  “Без –табигать дуслары” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.

        Балалар белән табигать  турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.

        Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә  кирәклеге турында сөйләштек.

        Безнең җирлеккә кергән истәлекле урыннарны атадык. Җирле атамалар белән таныштык. Туган авылыбызның матур урыннарын санап үттек,авылыбызның киләчәген кем ничек күзаллаганын сөйләде ,Хотня авылында урнашкан Изге чишмә турында сөйләштек.

        Соңыннан Наратлык  буасыннан тоткан балыклардан пешерелгән балык шулпасыннан авыз иттек.