Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Тәрбия сәгате “Язмыш тез астыңа сукса, якасына ябыш!”

        Кече   мәктәп яшендәге китап укучылар өчен  “Язмыш тез астыңа сукса, якасына ябыш!”исемле  тәрбия сәгатендә физик мөмкинлекләре чикле булып та чикләнмәгән мөмкинлекләргә ия булучылар хакында сүз барды.       Һәркайсыбызга яхшы таныш булган Фәнис Яруллин, Гакыйл Сәгыйров, Рөстәм Нәбиевлар, Рәниф Шәриповның тормышы һәм иҗаты  турында сөйләштек, аларга иҗат итүдә кемнәр ярдәм иткәнен ачыкладык. Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена” исемле әкиятләр китабыннан “Алтын ачкыч” исемле әкиятне кычкырып укыдык.

     Китапханәче шушы шәхесләргә багышлап эшләнгән “Язмышларга буйсынмас җаннар” исемле китап күргәзмәсе  белән таныштырды.