Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Музыкаль китапханә "Хөрмәт булсын газиз анага"

       Максаты:  Авыл халкы  өчен ял кичәсе оештыру, “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге белән таныштыру.

      Кичә Габдулла Тукайның “Ана догасы” исемле шигыре белән башланып китте.

     Китапханәче китапханәгә килүче газета-журналлар, яңа кайткан китаплар белән таныштырды , “Ак калфак” оешмасы нинди максатларны алда тотып эшләве турында сөйләде, милли йолаларыбызны буыннан-буынга тапшырырга, телебезне сакларга, балалар һәм оныклар тәрбияләүдә миллилекне истә тотарга өндәде.

       Китапханәче әниләрне бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың сүзләре белән үзенең чыгышын дәвам итте.

       Кичә  Мухаметханов Тәлгать башкарган милли  көйләр, җырлар, Гарафутдинова Гөлнур, Мухаметдинова Фәрүдә, Мухаметдинова Халидә башкаруында җырлар Мухаметдинова Чулпан сөйләгән матур шигырьләр, Мухаметдинова Халидә чыгышында  төрле әсәрләрдән алынган аналар турындагы өзекләр белән үрелеп барды.