Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Патриотик тәрбия сәгате «Татарстан - минем Республикам!»

        Патриотик тәрбия сәгате республикабыз тарихы белән танышудан башланды. 1990 елда Татарстан Республикасының бәйсезлеге игълан ителү, референдум нәтиҗәләре,  Татарстанның Конституциясе кабул ителү, беренче Президент сайлану, символикаларын ачыклау, гимн текстының язылу тарихлары, символикаларныңфедераль геральдик реестрга теркәлүе  белән таныштык. Яраткан республикабызның зур шәһәрләре һәм елгалары, истәлекле урыннары, файдалы казылмалары, климаты турында күп мәгълумат алдык. Чара Татарстан  Республикасының гимнын тыңлау белән тәмамланды.