Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Һөнәр сайлау сәгате “Яраткан һөнәр – ярты бәхет”

    Башта югары класс укучыларына «Нинди һөнәр сайларга?” дип аталган лекция укыдык. Һөнәр сайлауның биш принцибы, аларга тәэсир итүче шартлар белән таныштык. Хезмәт базарындагы яңалыклар, республикабызда, Арча районында иң кирәкле һөнәр ияләре, яшьләр арасында популяр һөнәрләр турында күп мәгълумат алдык. Кайсы  һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Теге яки бу һөнәрнең өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштык, һөнәр ияләренә багышлап эшләнгән буклетлар белән таныштык, интернеттан кереп профессиограммалар белән танышырга тәкъдим иттек. Китапханәче кайсы уку йортында нинди эшче һөнәрләргә өйрәтәләр, уку йорты кайда урнашканлыгын җентекләп аңлатты. Китапханәче  “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, 2022 ел – Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды. Эшче профессияләр сайлаучылар өчен файдалы киңәшләр күп яңгырады. Лицейда, техник училищеда укуның өстенлекләре кызыксыну уятты. Геометрик фигуралар белән эшләнгән тестны чишеп укучылар үз сәләтләре турында уйландылар.