Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Һөнәрленең кулы алтын” тәрбия сәгате

     Башта югары класс укучылары үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар. Кайсы  һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Теге яки бу һөнәрнең өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштык, һөнәр ияләренә багышлап эшләнгән буклетлар белән таныштык, интернеттан кереп профессиограммалар белән танышырга тәкъдим иттек. Китапханәче кайсы уку йортында нинди эшче һөнәрләргә өйрәтәләр, уку йорты кайда урнашканлыгын җентекләп аңлатты.Китапханәче  “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, 2022 ел – Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды.Аннары “Ялкын” журналларыннан төрле профессия кешеләренә багышланган язмалар белән таныштык. Эшче профессияләр сайлаучылар өчен файдалы киңәшләр күп яңгырады. Лицейда, техник училищеда укуның өстенлекләре кызыксыну уятты.Ахырдан “Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы?” исемле анкета сорауларына җаваплар яздык,  катнашучыларның 20% укытучы, 40 % юрист, 20% программалаштыручы, 10 % пешекче, 10 % рәссам булырга теләкләре бар икәнен белдергән. Аеруча яратып башкара торган хезмәтләр арасында программалар белән кызыксыну 25%, тегү – 40%, станокларда эшләү 35% тәшкил иткән. Белем алуны техник училищеда 20%, техникумда 8 %, вузда 72 % дәвам итәргә тели. Сайлаган һөнәргә әзерләнү өчен 50% мәгълуматны интернеттан туплый, булачак һөнәр ияләре белән аралашучылар 30%. ,20% ының хоббие.  Геометрик фигуралар белән эшләнгән тестны чишеп укучылар үз сәләтләре турында уйландылар.