Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Игенче дигән игелек иясе” исемле кызыклы хәбәрләр сәгате

     Китапханәче “иген”, “игенчелек”, “игенче”, “игүле культура”, “игелек” сүзләренә аңлатмалы сүзлекне кулланып тулысынча аңлатма бирде. Китап укучыларга игенчелекнең бик борынгы тармак( безнең эрага кадәр 10000 ел элек барлыкка килгән) икәнен, аның ничек итеп игелек китерүен һәм игенче булып бик нык җирне, хезмәтне яраткан кешеләр эшләвен аңлаттык. Орлыкны чәчеп, кабат бөртек итеп җыеп алу өчен нинди эшләр башкарылуын, боларны нинди һөнәр ияләре эшләве турында, бөртекләр ничек итеп күпереп пешкән икмәккә әйләнүе, игенчеләр ничек итеп терлекчелекне азык белән тәэмин итүе хакында сөйләштек.  Тагын бер кызыклы хәбәр җиткерде: Парижда сакланучы 1 метр куб җир- 1900 елда  Воронеждан алынган,  уңдырышлы җир эталон булып хезмәт итә.Авылыбыз тарихын кулланып, китапханәче авылыбызның дәүләт бүләкләренә ия булган  авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән таныштырып үтте.

     Октябрьнең икенче якшәмбесе авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармагы хезмәтчәннәре көне. Шул уңайдан китап укучылар бүгенге көндә үзенең язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән әти- әниләре, әби- бабалары турында үзләре сөйләделәр, китапханәче аларга һәрберсен һөнәри бәйрәмнәре белән котларга тәкъдим итте.