Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Очрашу- кичә “Гомерләрнең алтын көзе”

       Ак – Чишмә авылы  китапханәчесе Мөхәммәтдинова Халидә бәйрәмгә дип килгән өлкәннәрне үз исеменнән, “Ак-Чишмәнең ак калфаклары” клубы исеменнән Өлкәннәр көне белән ихлас котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

      Китапханәче  өлкәннәрне махсус хәрби операция уңаеннан төзелгән “Безнең көн геройлары” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады,   махсус хәрби операция вакытында вафат булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык, анда катнашучы авылдашларыбыз хакында сөйләштек.

       Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан эшләнгән "Бабаларыбызның рухи мирасы" исемле китап күргәзмәләренә күзәтү ясады, изге Болгар җыенына  егерме меңнән артык кеше катнашуы, Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга истәлек ташы куелуы турында сөйләштек, китапханәче “Изге Болгар” китабын китап укучыларга алып укырга тәкъдим итте. Шафигуллин Лотфулла Нурислам улының шушы юбилей датасына багышлап авылыбызда урнашкан Зарыйф мәчетенә тулаем төзекләндерү эшен оештырганы хакында сөйләде.

        Кичә  чәй өстәле артында дәвам итте,     Өлкәннәр өйләренә җылы хисләр белән таралыштылар.