Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

“Җиңү килде җирне нурга күмеп”дип аталган балаларның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән очрашу кичәсе

       Максаты: Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бергә очраштырып  аралаштыру ,аларның Бөек Ватан сугышы чорында күргән авырлыкларын  балаларга аңлату, балаларда патриотизм рухы тәрбияләү.

       Башта мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Өлкәннәр балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик  кичәне карап, ял итте.

       Аннары китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 72 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ул көннәрнең даны мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе , китапханәгә килүче газета-журналлар,яңа кайткан китаплар белән таныштырды .

       Китапханәче өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Шушы бер ел эчендә 7 ветеран безнең арабыздан мәңгегә китүен әйтте. Балаларны  өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды. Авылыбызның сугыш ветераннары турында яңа тарихи фактларны җиткерде.  Өлкәннәр дә үзләренең теләкләре, гозерләре хакында сөйләштеләр.

      Китапханәче өлкәннәрне,бәйрәм белән котлады,изге теләкләрен җиткерде.

      Балалар өлкәннәргә музыкаль- тематик композиция куйдылар.

      Кичә ашханәдә чәй өстәле артында дәвам итте.