Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Балалар өчен Туган тел һәм шигърият көнә шигырь бәйрәме ” Туган телең җуйсаң, әнкәеңне онытуың булыр, балам, бел!”

       Максаты: Балаларда Габдулла Тукай иҗаты аша Туган тел белән кызыксынуны арттыру.  

       “Дөньяда күп нәрсә белдем

       Син Туган тел аркылы “,-дип язган мәһшүр Тукаебыз.

       Әйе,Туган телебез аркасында, аның аркылы без  әлегә татар халкын , аның әдәбиятын   һәм мәдәниятын саклап  кала  алдык .

        Үз халкыннан аерылмаган , үзен шул халыкның баласы дип санаган һәркем өчен туган тел иң якын һәм иң изге тел . Туган тел  , үз  милләтен  хөрмәт иткән һәркемгә дә бик кадерле . Ә кадерле әйберне күз карасы кебек сакларга һәм якларга  кирәк. Туган телебезне Тукай кебек ярата саклый, кадерли белергә кирәк,”- дип башлады сүзен китапханәче.

        Апрель аеның башында ук Тукай айлыгы игълан ителгән иде. Балалар Тукай әсәрләрен яратып укыдылар, шигырьләрен ятладылар.

       Шигырь бәйрәме балаларның Тукайны бик яратуларын кабат раслады.

       “Тукай геройлары” исемле рәсем конкурсына нәтиҗә ясадык.