Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Әдәби кичә ”Саекмас моң чишмәсе”

      Танылган татар шагыйре, популяр җырлар авторы, Һ.Такташ исемендәге әдәби һәм Габдулла Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстан Республикасының Язучылар шурасы әгъзасы, Татарстан Республикасының Дәүләт шурасы депутаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Зәкуанның тууына 65 ел тулуга багышлап, ”Саекмас моң чишмәсе” исемле әдәби кичә уздырдык. Рөстәм аганың авылыбызга бүләк иткән “Ак-Чишмә” җыры бүген аеруча моңлы яңгырады, кичәдә катнашучылар бер тавыштан аның авторларын атадылар, Рөстәм Зәкуанның тормышы һәм иҗаты турында күп белүләрен күрсәттеләр. Китапханәче ”Саекмас моң чишмәсе” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Рөстәм аганың туган ягыбызга эшләгән яхшылыклары турында сөйләде, Рөстәм Зәкуанның шигырьләре, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.