Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Мәктәп яшендәге китап укучыларның тыл ветераннары белән очрашуы "Ветераннар, сезгә хөрмәт, сезгә даннар!"

     Башта китапханәче очрашу кичәсен тантаналы төстә ачып җибәрде, кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 77 еллыгы уңаеннан оештырылган “Бөек Җиңү хәтердә, китапта” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, инде безнең арабыздан киткән сугыш, тыл ветераннарының истәлекләрен укыды, сугыш чоры балаларын якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 77 нче язы белән котлады,аларга олы рәхмәтләрен, изге теләкләрен җиткерде, аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде, балаларны  өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды, авылыбызның сугыш ветераннары турында яңа тарихи фактларны җиткерде. Аннары мәктәп  мөдире Сабирзянова Х.Ф.сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлады, катнашучылар мәктәп коллективы әзерләгән музыкаль-тематик  кичә карап ял итте. Очрашу кичәсе самаварлы өстәл артында дәвам итте.